АВЫЗ АЧУ МӘҖЛЕСЕНДӘ ДОГА КЫЛУ
Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн...
Йа Раббым! Шушы фазыйләтле вакытта – изге Рамазан аенда фарыз булган уразаны тотып авыз ачырга, Үзең биргән нигъмәтләрең белән ризыкланырга насыйп иттең... Йа Раббыбыз! Бер Үзеңнең ризалыгың өчен тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән сәдакаларыбызны – барча изге-игелекле гамлләребезне кабул кыл!
Йа Раббыбыз! Шушы авыз ачу мәҗлесен оештыручыларга, аны үткәрер өчен үз өлешләрен кертүчеләргә, барлык катнашучыларга олуг фазыл-рәхмәтең белән бер Үзеңә гыйбадәт кылучылардан булып яшәргә насыйп әйлә! Мәҗлесне оештыручыларны биредә булган ураза тотучылар санынча әҗер-савапларың белән бүләклә! Калган малларын бәрәкәтле итеп, балаларының игелеген күреп ил-көн тынычлыгында яшәүләрен насыйп ит.
Шушы табынны әзерләүчеләргә дә рәхмәтеңне ирештереп, кылган изгелекләре бәрәкәтендә аларга хәерле, бәрәкәтле, бәхет-сәгадәтле гомер бир, һәрьяктан сәламәт кылып, аяк-кулларын, барча әгъзаларын сызлаусыз ит, йөргән юлларында хәвеф-хәтәрсез, имин йөрүләрен насыйп ит... Тән саулыгы, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар шатлыгы нигъмәтләреннән аермыйча, изге-игелекле гамәлләренең куанычын күрүләрен насыйп ит, йа Раббым...
Йа Раббым, шушы авыз ачу мәҗлесенә килүчеләрнең дә дәрәҗәләрен әҗер-савапларыңны биреп арттыр. Гыйбадәтләребезне кабул итеп, гөнаһларыбызны ярлыкап, ураза гаетен дә сөенеп-шатланып каршы алырга насыйп кыл.
Йа Раббыбыз! Шушы ашаган ризыкларың илә тәннәребезгә сихәт, җаннарыбызга тынычлык биреп, иманнарыбызны ныгытып, Бер Үзеңә гамәл-гыйбадәт кылып яшәүләребезне насыйп әйлә! Шушы дөнья ризыкларыннан тагын да татлырак булганына – Җәннәт ризыкларына да ирешүебезне насыйп итеп, бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, иман әһеле булып киткән ир вә кыз туганнарыбыз, хәләл җефетләребез белән Җәннәтеңдә очрашып сөенешергә насыйп кыл, йа Раббым...
Әлхәмдү лилләәһилләзии әтгәмәнии үә сәкаании үә җәгәләнии минәл мүслимииин. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин...
